Минем белән уйныйлар,
Уйнап һич тә туймыйлар.
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр.
Үсә төшкәч балалар,
Мине онытып калалар.
Типтем – очты биеп-биеп,
Суга төште, батмады.
Әни әйтә: “Шуны чөеп,
Тәрәзәне ватма!” – ди.
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкәләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
Телләре бик күп булса да,
Һәркем аңлый, үз итә.
Елата да, җырлата да,
Кирәк икән – биетә.